Әдәби десант Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бөтенроссия акциясе кысаларында чәчеләчәк.
17 март көнне “Китап поезды 2025” бөтенроссия акциясе кысаларында Казанга танылган язучылар, нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре киләчәк. Алар арасында - Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцид Аквила, Катя Матюшкина һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының гариза кампаниясен ачу турында игълан итә. Фотоконкурс «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
12 мартта А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда, Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, музей ачылуның 85 еллыгына һәм ТР Милли музееның 130 еллыгына багышланган «Гений место» күргәзмәсе ачылачак.
2025 елның 12 мартында 11:30да Зөядә Сәнгать галереясенең күргәзмә залында "Җирдәге Күк каласы" күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. "Пленэр рәссамнар ассоциациясе" белән берлектә оештырылган бу уникаль вакыйга Россия һәм Беларусь храмнарының матур образларын тәкъдим итәчәк.
Россиядә «Сәләт җире» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының XII сезоны башланды. 2025 елда ул совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган. Конкурс темасы: «Безгә бу дөньяны сакларга васыять бирелде...».
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонындагы афишалар һәм плакатлар бәйгесенең заявка кампаниясе йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан конкурсның Оештыру комитетына 124 гариза кергән. Конкурста катнашучылар арасында - Татарстан Республикасының 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге шәһәрләре һәм муниципаль районнарында яшәүчеләр.
2025 елның 11 һәм 12 мартында ТР Милли китапханәсендә "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонының 1/4 финалын төшерүләр узачак. 2021 елдан телепроектны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.
2025 елның 11 һәм 12 мартында ТР Милли китапханәсендә "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонының 1/4 финалын төшерүләр узачак. 2021 елдан телепроектны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.
5 мартта "Таврида.АРТ" яшь сәнгать фестиваленә теркәлү ачыла. Россиянең яшь сәнгатькә багышланган иң масштаблы мәдәни-агарту вакыйгасы 1 августтан 3 августка кадәр Кырымда "Таврида" арт-кластеры территориясендә узачак. Инде җиденче тапкыр вакыйга бөтен Россиядән меңләгән катнашучы һәм тамашачыларны җыячак. 250 га матур җирлек, биш сәхнә, 300 дән артык чара һәм шоу, 20 танылган артист, музыка, кино, театр, бию, рәсем сәнгате - фестиваль бер урында Россия мәдәниятенең бөтен төрлелеген күрсәтәчәк.
20 мартта Татарстан Республикасы Милли музее Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: дуслык һәм хезмәттәшлекнең истәлекле символлары» күргәзмәсен ача.