«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларны яктыртырга чакыра. Бәйрәм кысаларында без героик үткәннәр турындагы хәтерне берләштерә торган программа әзерләдек.
8 һәм 9 майда В.и. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Цветущий май» патриотик концертының премьерасы була.
13-16 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI Халыкара икътисади форумы кысаларында спектакльләр тәкъдим итә.
8 майдан 13 майга кадәр ТР Милли китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен тематик чаралар узачак, шулай ук сәнгать һәм китап күргәзмәләре эшләячәк.
Благовещение соборы ишегалдында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Иман һәм кылыч: Россиянең Изге сугышчылары» баннер күргәзмәсе ачылды.
11 майда Санкт-Петербургта Журналистлар йортында (Невский проспекты, 70) Татарстан кинематографистларының яңа фильмнарының премьера кинокүрсәтүләре узачак. Фильмнар рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.
13 майда 16: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Яңа караш» Көнбатыш Европа сәнгате күргәзмәсе ачылачак.
Әлеге тантанада Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылды.
Дуслык Йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы вәкиле белән берлектә, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Казан шәһәренең Архангельск зиратындагы хәрби каберлекләрне тәртипкә китерделәр.
Чулпан мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы мариларга багышланган «Изге эш – Ватанга хезмәт итү» хәйрия концерты булды.