ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тормыш рәвеше буларак коллекцияләү» дигән яңа күргәзмә ачыла. Ачылу Андрей Лихачевның 190 еллыгына багышланган. Беренче тапкыр бердәм күргәзмә киңлегендә легендар Казан коллекционеры җыелышыннан раритет экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Нәкъ менә Лихачев коллекциясе ярдәмендә 127 ел элек Казанның беренче ачык музее – хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли музее ачылды.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Мәдәни инициативалар фондының хупланган гаризалары саны буенча лидерлар бишлегенә керде, шулай ук бишлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмурт Республикасы һәм Белгород өлкәсе керде. 663 гаризаның 52се хупланды. Әмма Татарстан җәлеп ителгән сумма буенча 3 нче урынны алды һәм бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

Алабуга районы мәдәният йортының «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле «Мәдәният – ул без» номинациясендә үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль – конкурсының I этабы финалына чыкты.

Казан дәүләт мәдәният институтында «Вакансияләр ярминкәсе» узды, ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды.

2022 елның 8 апрелендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен үткәрелә торган «Джаз-КроссоверФест-Казан» Халыкара фестивале ачыла. Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Сергей Васильев озатуында Россиянең атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, Зур театр солисткасы Вероника ДЖИОЕВА (сопрано) чыгыш ясаячак.

29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Раифа арт-фестивалендә катнашучыларның «Мәдәниятләр бәйләнеше» дип аталган сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. 2021 елда фестиваль «Милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту» юнәлешендә Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды.

2 апрельдә 17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Дети Ау. РАСпрекрасен этот МИР». Чара аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү айлыгы кысаларында узачак. Экспозициядә аутистик спектрның бозылуы белән интегүче яшь рәссамнарның 40 эше тәкъдим ителгән.

«Нәрсә ул музыка?! Бу тын айлы төн, бу яфраклар кыштырдавы, бу кичке шалтырау, бу нәрсәдер йөрәктән туып, йөрәккә килә тогран әйбер...» Бу бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер Сергей Васильевич Рахманинның сүзләре.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

 31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2022 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

2 апрельдә 10.00 сәгатьтә Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале спектакльләренә һәм гала-концертларына билетлар сатылачак. Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 2022 елның 13-31 май көннәрендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International