25 апрель Татар китабы йортында «Казан утлары» («Огни Казани») журналының 100 еллыгы уңаеннан «Ядкарьләрдә – рухи йөзебез» («Лица столетия») дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Музей кунаклары журналның нинди үзенчәлекле һәм күпкырлы юл үткәнен күрә алачак: иҗат, командировкалар, фикер алышулар, бәяләмәләр белән танышачак. Болар хакында журналның төрле еллардагы тупламалары, шәхси әйберләр, хатлар, хезмәткәрләрнең фотосурәтләре һәм документлары, редакция бүләкләре сөйләячәк.
Бүген, 20 апрель Президент мәдәният инициативалары фонды мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү өчен 2022 елның икенче гариза кампаниясен башлый.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан бирелгән һәм хупланган гаризалар саны буенча лидерларның берсе.
20 апрельдә гаризалар кабул итү Президент мәдәни инициативалар фонды грант конкурсының гомуми фонды - 3 млрд сум.
18-19 апрельдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында һәм Казан (Идел буе) федераль университетында «Туристлык-рекреация өлкәсе үсеше потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференциядә ике көн эчендә 100 дән артык кеше катнашты. Үзләренең докладларын Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан катнашучылар тәкъдим итте.
Конференция нәтиҗәләре буенча мәкалә басылачак.
Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Калеб» дискуссия мәйданчыгы кысаларында Татарстан кинематографының «Без - 41нче ел балалары» дигән яңалыгын күрсәтү оештырылды.
«Без - 41нче ел балалары» фильмы хәзер Татарстан районнарында һәм Казанда бара. Башкалада яшәүчеләрне фильмны 5 майдан 12 майга кадәр "Мир" кинотеатрында карарга чакырабыз.
21 апрельдә 13:00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Казан һәм Сурский оборона рубежларын төзүчеләр истәлегенә багышланган концерт була. Тамашачылар игътибарына “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чуаш Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Кайбыч районы иҗат коллективлары катнашында күргәзмә һәм концерт программалары күрсәтеләчәк.
«Тәрҗемәчедән башка экскурсия» проекты кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда 20 апрельдә төрек телендә экскурсия узачак. Ул билетлар буенча һәм барыннан да элек төрек телен белүчеләргә адреслана. Тыңлаучылар арасында Төркиянең Казандагы вице-консулы Морат Ташдәмир булыр дип көтелә.
Кинопрокатка режиссер Антон Сиверс һәм Рәүф Кубаевның «Даггер филм» киностудиясе режиссерларының «Аманат» масштаблы тарихи драмасы чыга. Картинада Андрей Соколов, Екатерина Гусева, Даниил Страхов, Әмин Хуратов, Варвара Комаров, Арслан Мурзабеков, Камил Мурзабеков, Фәрхать Мәхмүдов, Нина Гыйзбрехт һәм башкалар төште.
"Амәнәт" кинопрокатка 26 майда чыга.
«Габдулла Тукай заманча социомәдәни киңлектә» - бу 21 апрельдә шагыйрьнең әдәби музеенда узачак түгәрәк өстәл темасы. Татар галимнәре, язучылары, музей белгечләренең, Тукай иҗатын яратучыларның катнашуы көтелә. Чара шагыйрьнең туган көне алдыннан 26 апрельдә узачак.
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Казан Кремлендә булдылар.
18 апрельдә «Залесный» Мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар фондын яклап чыккан «Халык Хәзинәсе - MILLI» Этно-проекты грантын гамәлгә ашыру кысаларында хатын-кызлар милли баш киеме ясау буенча мастер-класс узды.