Бүген 21 февраль “Әкият” татар дәүләт курчак театрында III “Әкият-LAB” курчак театры лабораториясенең беренче көне башланды.
5 көн дәвамында театр артистлары һәм хезмәткәрләр театрдагы төрле мәсьәләләрне, марионет курчаклар һәм аларның төзелеш үзенчәлекләрен, алар белән эшләүнең төрле ысулларын ачыклаячаклар.
Лабораториядә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан танылган театр әһелләре килде. Исегезгә төшерәбез, “Әкият-LAB” лабораториясе 2022 елның 25 февраленә кадәр “Әкият” курчак театры базасында узачак.
"Мирас-наследие" балалар сәламәтләндерү лагеренда 26-28 февральдә узачак иҗади сменада катнашучылар авторлык программасы, бай халык уеннары, мастер-класслар, музыка һәм биюләр белән танышачак.
27 февраль 18:30 сәгатьтә «Истәлек – Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында концерт булачак, концертның турыдан-туры трансляциясе «Мәдәният.РФ» платформасында узачак.
Сменада «Дәррәү – Derrey» этномузыка лабораториясенең фольклор коллективлары һәм Инстаграм аккаунтында #уенфестконкурс2022 хештегы астында конкурс-флешмобта халык уены белән җиңүче @uen.fest. проекты катнашачак.
Осталар җитәкчелеге астында балчыктан чүлмәк ясау эше буенча остаханәдә тәлинкәләр, вазалар, чәчәкләр һәм хәтта Казан мәчесен ясаячаклар.
Һәр катнашучы тукымадан курчак ясаячак һәм «Speech working» тренингында халык алдында чыгыш ясау нигезләре белән танышачак.
Кичен «Татармультфильм» анимацион берләшмәсеннән «Волжские богатыри» мультфильмнары сериясен карау планлаштырылган.
2022 елның 1 һәм 2 мартында 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Казан” бию ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган концертлар була.
Юбилей концертлары кысаларында ансамбльнең иҗат коллективы яңа программа - "Голливуд" бию-җыр тамашасын тәкъдим итәчәк.
Программада Американың хореография һәм музыка культурасының иң кызыклы мизгелләре тупланган. Телсез киноның беренче кадрларыннан алып Дисней мультфильмнарының тылсымлы әкиятләренә кадәр барысы да бар. Бөек комик Чарли Чаплин, онытылмаслык Мерилин Монро һәм Элвис Пресли стэп биюен "Tapdogs" бродвей стилендә тәкъдим итәчәк. Артистларның искиткеч костюмнары, дәртле музыка, тизлекле биюләре беркемне дә битараф калдырмаячак.
Гомуми сәнгать сюжеты белән берләштерелгән бербөтен хореографик спектакльләр булдыру идеясенә нигезләнеп, «Казан хәзинәләре», «Бөек ефәк юлы», «Зәңгәр шәл» музыкаль-хореографик спектакльләр оештырылды. Алар Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә тамашачыларны яуладылар, ә һәр чыгыш искитмәле уңыш һәм алкышлар белән уза.
23 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкын һәм кунакларны Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик бәйрәм программасына чакыра.
Быел чаралар берьюлы ике мәйданчыкта узачак, ә аларны бердәм комплекслы билет алып карарга мөмкин!
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына килүчеләр хәрби әзерлектә катнашачак, күргәзмәдәге Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы кораллар белән танышачаклар, Кызыл армия солдаты формасында фотога төшәчәкләр.
Татарстан Республикасы Милли музеенда кыюлар ук һәм балта ярдәмендә үзләренең осталыкларын тикшерәчәкләр, Наполеон чорындагы хәрби әзерлекләрен үзләштерәчәкләр, Бөек Ватан сугышы вакытындагы автоматны һәм башка бик күп җиһазларны җыячаклар һәм якыннан өйрәнәчәкләр.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: +7 (843) 5678044, +7 (843) 5900050
2022 елның 19 февралендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Халкыбыз хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале узды. Чара Россиядә Халыкларның мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылды.
Халык иҗаты бәйрәме бу елның үзенчәлекле бер ачылышы булды, аның дәвамы буларак Түбән Камада төрле халыклар мәдәниятенең берничә фестивален үткәрү планлаштырыла.
Бәйрәм Түбән Кама районының авыл җирлекләре мәдәният йортлары, төрле җәмгыять вәкилләрен халык иҗаты йорты мәйданчыгында берләштерде. Алар концерт чыгышларын гына түгел, татар халкының декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсен дә, аның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын да тәкъдим иттеләр.
Тәмле ризыклар, традицион татар ашлары - чәк-чәк, катык, хуш исле өчпочмаклар кунакларның берсен дә битараф калдырмады.
Концертның бай программасы бәйрәмнең дәвамына әверелеп Түбән Каманың иҗат коллективларын берләштерде һәм Түбән Кама халкы өчен чын бүләк булды.
Татарстанның Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә 2022 елда ике мәдәни үсеш үзәге ачылачак. Мәдәният үзәкләрен төзү узган ел "Мәдәният" милли проекты кысаларында башланган иде. Алабугада үзәк 197 урынга исәпләнгән, Яшел Үзәндә – 199 урынлы мәдәни үзәк булачак.
Узган ел Татарстанда милли проект буенча өч мәдәният йорты төзелде. Аларның икесе - Кукмара районында, берсе Минзәләдә. Һәркайсы 100 урынга исәпләнгән.
Искәртеп узабыз, милли проект кысаларында узган ел Казанның Киров районында урнашкан ике сәнгать мәктәбе (2нче музыка мәктәбе һәм 10нчы сәнгать мәктәбе) төзекләндерелде.
Шулай ук авылларда мәдәният учреждениеләренә дә ярдәм бирелде (83 учреждение һәм авыл җирлекләре территориясендә урнашкан 75 муниципаль мәдәният учреждениесе хезмәткәре).
Моннан тыш, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат районнарыннан ун иҗат коллективы 1,7 млн сумлык грант алды.
Халыкара туган тел көне кысаларында социаль челтәрләрдә зур онлайн-акция уза.
Милли киемнәр кигән катнашучылар туган телләрендә шигырьләр (яисә проза) укыячаклар.
Йомгаклау видеороликлары социаль челтәр битләрендә #ТатарстанГоворитНаРодном #ВолонтерыКультурыРТ хэштеглары белән басылачак.
«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында ирекле (волонтер) коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы игълан ителә.
19 февраль 17.00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда «Записки с севера» концерт программасын тәкъдим итәчәкләр, анда көнбатыш романслары һәм арияләр яңгыраячак.
Мальвина Майсурадзе Казанда туып үскән. Казанның 16нчы номерлы гимназиясен тәмамлаганнан соң, Лондонда укыган. Нигездә 19 һәм 20 гасырлардагы драма репертуарын башкара.
Пианист Екатерина Зарифова.
Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VII татар музыкасы фестивале тәмамланды.
Фестиваль 9-16 февральдә узды. Бу вакыт аралыгында 3 концерт оештырылды.
Концерт-ачылыш күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның тууына 120 ел тулуга багышланды.
Икенче фестиваль кичәсе, 12 февраль Идел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.
Өченче фестиваль кичәсе Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллинның 65 еллыгына багышланды.