Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экспонатларның яңа тактиль макетлары тәкъдир ителде. Бу «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Тарих синең кулыңда» социаль проекты кысаларында ясалган беренче макетлар. Музей-тыюлыкта инвалидлар өчен махсус программалар әзерләү 2018 елның декабреннән бирле алып барыла.
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстанда кинематография үсеше мәсьәләләре хакында түгәрәк өстәл узды. Утырышны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Айрат Зарипов алып барды. Ул әлеге сорауның актуальлеген ассызыклап үтте.
«Россия. Өченче юл» плакатлар проекты Тула җирлегендә туган. 2013 елдан алып Россиянең күпчелек төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән плакат килгән. Иң яхшы плакатлар күргәзмәсе илнең берничә шәһәрендә, Мәскәүдә һәм чит илләрдә күрсәтелгән.
Бөтенроссия V ачык плакатлар конкурсы «Берлектә – көч!» шигаре астында РФ Президенты гранты белән тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә альбомнар чыгарыла һәм иң яхшы дип табылган плакатлар Россия регионнарына таратыла.
Тәкъдим ителгән темалар:
Ватан. Тарих дәресләре.
Ышаныч – киләчәк энергиясе.
Туган тел – Милләт горурлыгы.
ИЗО-изоляция (пандемия һәм карантин турында плакатлар).
Җир. Табигать. Кеше.
Быел теманы тулырак ачу өчен яңа номинацияләр кертелгән:
Россия брендларының реклама плакатлары.
Территория брендлары (тематик плакат)
Регион логотиплары (эмблемалар).
Конкурста барлык теләүчеләр һәм сынлы сәнгать осталары катнаша ала, яшәү урыны һәм яшь чикләүләре юк.
Проект дистанцион рәвештә интернет челтәре аша үткәрелә.
Сайттагы сылтамада www.tretyput.ru ПЛАКАТ КОНКУРСЫ 2021 рубрикасында конкурсның НИГЕЗЛӘМӘСЕ һәм шартлары урнаштырылган.
Плакатлар 2021 ел ахырына кадәр кабул ителә.
2022 елда Туладагы күргәзмәдә лауреатлар игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Проект Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Россия рәссамнар һәм дизайнерлар Берлеге, Тула өлкәсе Хөкүмәте, башка төбәк хөкүмәте һәм иҗат берлекләре ярдәмендә тормышка ашырыла.
Казан яшь тамашачы театры 89нчы еллыгын билгеләп үтте. Фойеда «Тамашачылар галереясе» күргәзмәсе ачылды, шулай ук театр рәссамнары Надежда Иванова һәм Артур Миңнуллин ясаган сувенир продукциясе сатыла башлады.
«Казан яшь тамашачылар театры тарихы истәлекле мизгелләргә бай. Тиздән юбилей якынлаша, тамашачыларыбыз безнең белән калсын, яңа тамашачылар килсен иде. Ә алда безне кызыклы, эшкә бай ел көтә: фестивальләр, гастрольләр, күптән көтелгән ремонт эшләр, без моны бик тә көтәбез»,-диде Айгөл Горнышева.
Бәйрәм кичәсе 88 нче театр сезонының «Папамамалогия» премьерасы белән тәмамланды.
Конкурста Татарстан территориясендә яшәүче 12-30 яшьлек сәламәтлеге чикләнгән балалар һәм яшьләр катнаша ала.
Конкурсның номинацияләре:
- «Сайлаулар - минем гражданлык позициям» (әдәби конкурс).
- «Мин - булачак сайлаучы» (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы). Конкурска картина, панно, композиция һәм башкалар кабул ителә).
- «Минем сайлау» (сәнгать бәйгесе). Номинациядә рәсемнәр һәм плакатлар кабул ителә: графика, гуашь, май, төсле карандашлар, фломастер һ.б.
Конкурска материаллар 2021 елның 24 декабренә кадәр «Конкурс» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3нче йорт, Республика сукырлар махсус китапханәсе, е-mail: rsbs@yandex.ru.
Конкурста катнашу вакыты, номинацияләр һәм шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.
Язучылар һәм нәшерчеләр берлеге Ассоциациясе яшь авторлар өчен «Әдәбият дөньясы. Яңа буын» конкурсын уздыра. Ул 2022 елның апрелендә Мәскәүдә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәреләчәк.
Чаралар башкаланың үзәк мәдәни мәйданчыкларында узачак. Программа кысаларында яшь авторлар өчен проза, поэзия, тәнкыйть, драматургия һәм балалар әдәбияты юнәлешләре буенча семинарлар узачак. Шулай ук яшь әдәбиятчылар түгәрәк өстәлләрдә, шигъри кичәләрдә, мастер-классларда, мәдәни ачык дискуссияләрдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 18-35 яшьлек яшь язучылар катнаша ала. Гаризаны Ассоциация сайтындагы сылтама буенча тутырырга: http://aspirf.ru/ һәм хезмәтләрне ике категориядә тәкъдим итәргә мөмкин:
Категория «Автор китаплары»
Категория «Аерым әсәрләр»
Гаризалар 15 октябрьдән 15 гыйнварьга кадәр кабул ителә.
Барлык чыгымнарны оештыручы үз өстенә ала. (юл чыгымы, яшәү, туклану). Тулырак: http://aspirf.ru/contests.
3 декабрь сәгать 12.00 Татарстан Республикасы Милли музее «Андрей Дмитрий улы Сахаров – гасыр шәхесе» күргәзмәсен тәкъдим итә.
Күргәзмә күренекле физик, җәмәгать эшлеклесе һәм хокук яклаучының тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган. Андрей Сахаров – совет физигы-теоретик, СССР Фәннәр Академиясе академигы.
Сахаров архивы күчмә күргәзмәсе ватан һәм чит ил музейлары, архивлар, китапханәләр, халыкара оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шәхси җыелмалар фондындагы фотосурәтләргә һәм документларга нигезләнә.
Милли музей күчмә проектны экспонатлары белән тулыландырачак.
Күргәзмәне музейга билет алып 2022 елның 11 гыйнварына кадәр күрергә була.
2021 елның 3 декабрендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Бертуган Бубыйлар васыяте» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә татар мәгърифәтчеләре һәм педагоглар бертуган Нигъмәтуллиннар – Бубыйлар юбилеена багышланган. Быел Россиянең татар һәм мөселман җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның 150 еллыгын һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллиннарның 155 еллыгын билгеләп үтә.
Экспозиция бертуган Нигъмәтуллиннар-Бубыйларның ХХ гасыр башында педагогика, дин гыйлеменә һәм иҗтимагый-сәяси тормышына керткән өлеше турында сөйли.
Күргәзмәнең нигезен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан бертуганнарның китаплары һәм вакытлы матбугаттагы басмалары тәшкил итә. Гобәйдулла Бубый булдырган арифметика, физика, мантыйкъ, тел, дәреслекләре, Габдулла Бубыйның дини эчтәлекле китаплары аеруча кызыксыну уята. Бу предметларны КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе тәкъдим итә.
Шәкертләрнең хатлары, истәлекләре Иж-Бубый мәдрәсәсендә уку процессы белән танышырга мөмкинчелек бирә. Бу язмалар, таныклыклар Бубый мәдрәсәсе укытучыларының фотосурәтләре Татарстан Республикасы Әгерҗе районының тарих һәм мәдәни мирас музее тарафыннан бирелде.
Без Габдулла һәм Гобәйдулла Буби мирасы әле тиешенчә бәяләнмәгән һәм күргәзмә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары өчен кызыклы булыр дип ышанабыз.
Күргәзмә үз эшен 2022 елның 10 маена кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс бу елның 20 декабрендә уза һәм ел саен Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган «Ватан Геройлары көне»нә багышлана.
Ватан Геройлары көне 1769 елдан бирле билгеләп үтелә һәм Россиянең истәлекле датасы булып тора. Екатерина II югары хәрби бүләк - Изге Георгий орденын булдыра.
Елда үткәрелә торган «Ватан Геройларына Дан!» конкурсның төп максаты: Россия гражданнарының патриотик хисләрен, Ватанга карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
17 декабрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Европаның иң эре шәхси музее фондларыннан искиткеч һәм сирәк экспонатларга багышланган Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул Россия меценатлары Давид Якобашвили һәм аның улы Михаил тарафыннан булдырылган.
«Собрание» музее беренче тапкыр уникаль экспонатлар коллекциясен Мәскәүдән читтә күрсәтә. Татарстан Республикасы халкының һәм кунакларның күп еллар дәвамында җыелган XVIII-XX гасыр антиквар сирәк предметлары, музыкаль уен кораллары, механик курчаклар белән танышу мөмкинлеге бар. «Собрание» музееның Сәнгать фондында 20 меңнән артык экспонат исәпләнә.
Күргәзмәгә килгән һәркемгә аудиогид биреләчәк, ул Музей коллекциясе белән таныштырачак, механик курчаклар һәм антиквар сирәк-яракларның авазларын һәм видеоларын күрсәтәчәк. Мультимедиа мөмкинлеге «Собрание» музее фондларыннан сирәк һәм уникаль язмалар белән танышу мөмкинлеген бирәчәк.