ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

25 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Мәскәү Пасха фестиваленең XXI концерты: 15:00 һәм 18:00 сәгатьтә узачак.

Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын саклау һәм карау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, 1984 елның 18 апреленнән дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә.

Тулырак: https://dobro.ru

15 апрель көнне бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне билгеләп үтелде. Казанда җәмәгатьчелек шагыйрь каберенә чәчәкләр салды. Тукайның кече ватанында Арча районында «Тукай укулары» конференциясе узды. Татарстанның Тукай булган урыннары буйлап автобус экскурсиясе узды. Чаралар циклы Габдулла Тукай әдәби музеенда тәкъдим ителде.

20 апрельдән 23 апрельгә кадәр Казанда кабат Рязань яшь тамашачы театрының гастрольләре узачак. Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә театр әле Казанга алып килмәгән спектакльләрне күрергә мөмкин булачак.

19 апрельдә 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рязань яшь тамашачы театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

2 июньнән 6 июньгә кадәр Казанда Евгений Вахтангов исемендәге театрның "Зур гастрольләре" узачак. Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең иң популяр театрларының берсе үзенең иң яхшы спектакльләрен - "Евгений Онегин" һәм "Война и мир" уйналачак. Гастрольләр "Нәүрүз" VII Халыкара театр-мәгариф форумы һәм Вахтангов театрының 100 еллыгы  кысаларында узачак.

2, 3 июнь, "Война и мир", Л.Н.Толстой.

5, 6 июнь, "Евгений Онегин", А.С.Пушкин.

23 апрель көнне икенче ел рәттән Чаллы театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана. Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.

Ватан мәдәнияте өчен истәлекле һәм әһәмиятле урыннарны өйрәнү барышында Рус милли-мәдәни берләшмәсе тарафыннан Казанда Аракчино бистәсендә (Затонская ур., 12) А.С.Пушкинның ташландык һәйкәле табылган. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга караганда һәйкәл 1956 елда урнаштырылган, скульптор А.А.Мануйлов.

15 һәм 16 апрельдә Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәгендә Татарстан кинематографистлары тарафыннан булдырылган фильмнар күрсәтелде. Тамашачылар Татарстан кинематографының яңа  «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» картиналарын җылы кабул иттеләр.


16
апрель, 2022 ел
шимбә

Казанда Габдулла Тукай исемендәге XII Халыкара китап укучылар конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Тема: «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачлар, сайрасын - Милләтнең киләчәге айлы кичтән яктырак булсын»! Халкыбызның өлеше, милләтебезнең киләчәге тулы ай нурлы булсын!

Быел оештыру комитеты Татарстан шәһәрләреннән 243 гариза һәм Россия шәһәрләреннән 576 гариза кабул итте.

Ел саен апрельнең өченче шимбәсендә Бөтендөнья цирк көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләрне Халыкара цирк көне белән котлый!

Исегезгә төшерәбез, һәр шимбә һәм якшәмбе 24 апрельгә кадәр Казан циркында "Цирк калейдоскобы" программасы уза. Бу цирк сәнгатенең барлык төрләрен һәм жанрларын берләштергән искиткеч программа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International