18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Игелекле» бүлеге базасында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәләре яшьләре һәм активистлары өчен «МКМ: Яшьләр мәдәният Менеджмент 2025» Республика форумы узачак.
«Сәнгать мәктәбе бүген балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләү генә түгел, психологик, психик тигезлекне саклау бурычын да үз өстенә ала: сәнгать мәктәпләрендә Без иҗатка омтылучы балаларны һәм өлкәннәрне күрәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
11 һәм 12 октябрьдә Камал театрының яңа бинасының универсаль залында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре була.
21 сентябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә гастрольгә чыгачак. Театр 2 спектакль алып килә.
2025 елның 5 һәм 6 ноябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә «StagePlatforma» VIII заманча балет фестивале узачак. Проектның сәнгать җитәкчесе-Татарстанның атказанган артисты Олег Ивенко. Фестиваль афишасында-бер актлы «Пуаро» (дөнья премьерасы) һәм «Тесла» (2024 ел куелышы) балетлары булачак. Ике кичнең программалары бертөрле.
Быел фестиваль ике көнлек булачак, ул 20-21 сентябрьдә узачак. Бу көннәрдә Менделеевск театр башкаласы булачак. Анда башкала театрлары труппалары, танылган актерлар, музыкантлар, шагыйрьләр җыелачак.
16 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры (Уфа) гастрольләре узачак.
2025 елның 27 сентябрендә «Әкият» балалар үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган масштаблы модельләрнең IV Бөтенроссия күргәзмәсе узачак.
«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә яңа сезон башланды. Аны Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт камера хорына нигез салучы, алыштыргысыз җитәкчесе һәм иҗади остазы Миләүшә Таминдарова ачты.
Менделеевскидан «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле Кытайда «Алтын мәйдан» халыкара фестивалендә катнашты. Чара Циньхуандао шәһәрендә 8-15 сентябрьдә уза.