Иртәгә 2023 елның 5 маенда 15:00 сәгатьтә Казан Кремленең 1 нче подъездында урнашкан киңәшмә залында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган "Батырлар хатыны" дигән уникаль фотокүргәзмә ачылачак. Фотокүргәзмәне ачуда фотопроектның төп сәбәпччеләре дә булачак.
Казан яшь тамашачы театры «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды, ул «Үзенчәлекле караш» ярдәм итү программасы кысаларында үтте.Театр тифлокомментарийлар беләнбулдырылган «Капитанская дочка» (А.С. Пушкин), «Книга силы» (А. Лысяков) һәм «Северное сияние» спектакльләре өчен акчалата чаралар һәм җиһазлар алачак.
Бүген Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов каберенә һәйкәл ташы куелды. Чара Казанда Борис Кузнецов күмелгән Арча зиратында узды.
«Популяр музыка академиясе» оешмасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Балалар Яңа дулкыны - 2023» Бөтенроссия балалар вокал конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Конкурска 2009 елдан 2016 елга кадәр туган яшь талантлы башкаручылар чакырыла.
Һәр муниципаль район зур концерт программасы, осталар һәм эшмәкәрләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе әзерли, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә, уникаль туристик маршрутлар күрсәтә һәм милли ашлар белән сыйлый.
5 майда 12 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Байрак - Җиңү символы» акциясе узачак. Музей фондыннан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын тантаналы рәвештә алып чыгачаклар, ул Татарстан АССР территориясендә формалаштырылган һәм Берлин штурмында катнашкан. Чара Җиңү бәйрәменә багышланган.
2023 елда Россиядә Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә.
2023 елның 16 маенда 18:30 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармоник музыкаль-әдәби лектория артистлары бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулуга концертка чакыралар.
5 май 13.30 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этносәнгать музеенда Татарстан Республикасы халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗев әсәрләренең шәхси күргәзмәсен ачу планлаштырыла (Санкт-Петербург).
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә акция, концерт, квест, күргәзмәләр узачак.
5 май 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көне алдыннан рәссам-портретчы, Хәйдәр Сәйбаталовның «Җиңү йөзе» ип аталган күргәзмәсе ачылачак. Быел авторның тууына 100 ел тула.