ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Февральдә Татарстан Республикасы Композиторлар союзы 85 еллыгын бәйрәм итә.

Бүген Татарстан Республикасы Композиторлар берлегендә Союз төзелүнең 85 еллыгы уңаеннан тантаналы концерт булачак.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

«Яңа Эпоха» Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирина Хафизяновна Аюпова белән эксклюзив интервью тәкъдим итә.

Бүген, 14 февральдә татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 199 ел тулуы билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү конкурсы башлануы турында игълан итә.

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

21 февральдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында - Татарстан Республикасы Милли музее филиалында туган тел көненә СССР халыклары телләрендә плакатлар һәм агитация материаллары күргәзмәсе эшли башлый.

«Опера карнавалы» Х опера һәм башкару сәнгате фестивален ачу 16 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак. Фестиваль Дания Мирсәяпованы искә алу концерты белән ачылачак.

Бүген, 13 февральдә Татарстан Республикасының «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтелә (1924).


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының иң борынгы театрларының берсе - Сабир Әмирбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 88 еллык тарихы белән Казанга гастрольгә бара. Гастрольләр 15-17 февральдә узачак.

Бәйрәмдә тамашачыларны оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, 100% тере тавыш көтә.

28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак.

22 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында 2023 ел ахырында имзаланган Донецк шәһәренең "Арт-Донбасс" сәнгать музее белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Донбасс рәссамнары акварельләренең күчмә күргәзмәсе ачылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International