ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

8 һәм 9 майда В.и. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Цветущий май» патриотик концертының премьерасы була.

13-16 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI Халыкара икътисади форумы кысаларында спектакльләр тәкъдим итә.

8 майдан 13 майга кадәр ТР Милли китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен тематик чаралар узачак, шулай ук сәнгать һәм китап күргәзмәләре эшләячәк.

Благовещение соборы ишегалдында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Иман һәм кылыч: Россиянең Изге сугышчылары» баннер күргәзмәсе ачылды. 

11 майда Санкт-Петербургта Журналистлар йортында (Невский проспекты, 70) Татарстан кинематографистларының яңа фильмнарының премьера кинокүрсәтүләре узачак. Фильмнар рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

13 майда 16: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Яңа караш» Көнбатыш Европа сәнгате күргәзмәсе ачылачак.

Әлеге тантанада Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылды.

Дуслык Йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы вәкиле белән берлектә, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Казан шәһәренең Архангельск зиратындагы хәрби каберлекләрне тәртипкә китерделәр.

Чулпан мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы мариларга багышланган «Изге эш – Ватанга хезмәт итү» хәйрия концерты булды.

14 майда «Мир» кинотеатрында детективтан алып фэнтезига кадәр төрле жанрдагы биш кинокартина, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган фильм күрсәтү белән Кытай киносы фестивале старт ала. Ачылу тантанасында Кытай кинематографистлары делегациясе катнашачак. «Чайнатауннан Детектив, 1900 ел» фильмы тәмамлангач, аудиторияне фильмның режиссеры дай Мо белән «сорау-җавап» сессиясе көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International