ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 3-11 июнь көннәрендә Мәскәүдә Россия дәүләт академия Зур театры сәхнәсендә XIV Халыкара балет артистлары конкурсы узды. Конкурс сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе – СССРның халык артисты, Россиянең Зур театры хореографы Юрий Николаевич Григоровичның 95 яшьлегенә багышланган иде.

2022 елның 21-28 июнендә Казанда «Шомбай-fest – 2022» IV Халыкара курчак театрлары фестивале узачак.

18 һәм 19 июньдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Әлвидино авылында «Элбэдэн хәрби уеннары» IV Бөтенроссия хәрби-тарихи реконструкция фестивале узачак. Ул якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов истәлегенә багышлана. Чара, гадәттәгечә, 22 июнь көнне тарихи датага багышланган.

15-19 июнь көннәрендә Казанда Волков драма театрының (Ярославль шәһәре) «Зур гастрольләр» узачак. Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә Россиянең иң борынгы драма театрының соңгы еллардагы премьералары күрсәтеләчәк.

Татарстан – Россия Федерациясенең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе. Төбәк мәдәнияте ил эчендә дә, башка дөньяда да кызыксыну уята. Ел саен Татарстан Республикасында республика территориясендә яшәүче төрле мәдәниятләрнең һәм халыкларның уникаль традицион бәйрәмнәре уза.

2022 елның 16 нчы июнендә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йорты “Истәлек өчен...” концерт-спектаклен тәкъдим итә. Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тарихы тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилләт акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына. Акциягә деньпамяти.рф сайтында онлайн кушылырга һәм үз виртуаль Хәтер шәмен яндырырга мөмкин.


11
июнь, 2022 ел
шимбә

В.И. Качалов исемендәге театр сәхнәсендә Александр Славутский куелышында «Ревизор» спектакленең премьерасы уңышлы узды. Феерик алкышлар һәм «Браво!» кычкырулар белән тамашачылар озак көтелгән куелышны каршы алды.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Академик хор коллективы» номинациясендә «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады.

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге мөдире Айдар Илсур улы Ногмановка бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International