ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрь 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мариин театры солисты, опера һәм эстрада җырчысы, Россиянең атказанган артисты Владимир Самсонов (баритон / Санкт-Петербург) һәм ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры башкаруында «Раштуа утлары сериясе» концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Баш дирижёр һәм сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков.

15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Петергоф» музей-тыюлыгыннан «Кызык өчен генә түгел, эш өчен дә» интерактив күргәзмәсе ачылды. Килүчеләргә бу юлы экспонатларны карарга һәм дә кагылырга да мөмкин.

Кичә Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Арт-резиденциянең «Созвездие-Йолдызлык» хикәя - спектакле күрсәтелде.

1 февральгә кадәр «Нәүрүз» XVI Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Кичә Мәскәүдә Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлык корпусында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Третьяков галереясе директоры Зелфирә Трегулова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Дәүләт Третьяков галереясе" бөтенроссия музей берләшмәсе” Федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә. Катнашучыларны теркәү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.

12 декабрьдә РФ Театр әһелләре берлеге секретариаты 2023 елда "Алтын битлек" Россия Милли театр премиясенең жюри составын раслады. Исемлеккә "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зәйниев Илгиз Газинур улы керде.

16 декабрьдә 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Евгений Голубцовның "Мәңгелеккә тәрәзә" күргәзмәсе ачылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда гамәлгә ашырылачак проектлар өчен тавыш бирүдә катнашырга чакыра. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган проектлар 2023 елга Министрлык планына елга кертеләчәк.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм атмосферасына чумарга һәм Яңа ел проектларында катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International