17-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының иҗат итүче яшьләрнең V слеты узачак. Ул ТР эшләүче яшьләренең ел саен уздырыла торган «Безнең заман – Наше время» XI ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашырга әзерләнү өчен семинар-тренинг рәвешендә узачак.
Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча иҗат ителгән Татарстан һәм Казахстанның уртак хезмәте булган «Тарлан» фильмы V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Абу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булды.
5-9 сентябрьдә РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узачак XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Гарәп киносы көннәре оештырылачак. Мондый карар КХМКФ-2023 һәм V Әл-Айн халыкара кинофестивале (БГӘ, Абу-Даби) арасында имзаланган килешү нәтиҗәләренең берсе булды.
2023 елның 15 февралендә «Мир» кинотеатрында кинопродукциянең сыйфаты конференциясен үткәрү планлаштырыла. Анда 2020 һәм 2021 елларда кинематография өлкәсендә проектларны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының субсидияләр исәбеннән төзелгән фильмнары күрсәтеләчәк.
15 февральдә, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә (1906-1944), Татарстан Милли музеенда традицион Төп нөсхә көне узачак. Ел саен бу көнне Моабит дәфтәрләрен тантаналы рәвештә музей фондларыннан чыгаралар. Ә Казан халкы һәм кунаклары Җәлил нацистлар әсирлегендә язган шигырьләр җыентыгын күрү өчен уникаль мөмкинлек ала.
2023 елның 17 февралендә 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «П.И. Чайковскийның 100 ариясе һәм романслары» концертлар циклын башлый. Бу ТР атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармоник музыкаль-әдәби лекториянең яңа проекты.
Бүген күренекле опера башкаручысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Ф.И. Шаляпинның (1873-1938) тууына нәкъ 150 ел тула.
Бүген Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта кую урыны итеп Лисицын-Емелин йорты сайланды (Пушкин ур., 10 йорт).
Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.
11 февраль Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге татар музыкасы «Мирас» VIII фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры башкаруында (сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында «Кави-Сәрвәр» операсының концерт премьерасы узды: Миләүшә Хәйруллина музыкасы, Айдар Әхмәдиев либреттосы, дирижер-куючы Айрат Кашаев, режиссер-куючы Илгиз Зәйниев, рәссам Сергей Скоморохов.
2023 елның 13 февралендә мәшһүр опера җырчысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Федор Иван улы Шаляпинның (1873-1938) тууына нәкъ 150 ел тула. Бу көнне Татарстан Республикасы Президентының «Ф.И.Шаляпинның 150 еллыгын бәйрәм итү» Указы нигезендә Казанда юбилейга багышланган чаралар узачак.