Татарстан Республикасы Рәисе - башлыгы Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча төп чаралар турында” дигән темага брифинг булып узды.
"Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы "Россия - Африка" Халыкара балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыра.
25 февраль 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында режиссер Николай Лебедевның «Нюрнберг» фильмының премьера алды тамашалары узачак. Татарстан башкаласында халыкара кинопроектны Россия театры һәм кино актерлары Дмитрий Брауэр һәм Филипп Ершов тәкъдим итәчәк. Россия шәһәрләрендә кинопрокатка картина 2 мартта чыгачак.
22 февральдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее "Солдатка хат" бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак. Теләге булган һәркем музейга килеп Россия хәрбиләренә ярдәм сүзләрен яза алачак. Хатлар адресатларына тапшырылачак.
"Бергә яшәргә" премиясенә гаризалар кабул итү башланды - 2023 елда катнашырга теләге булган кешеләр чакырыла, алар гражданлык инициативасын күрсәтә, бергәлекләргә берләшә, социаль проблемаларны хәл итә, мәдәни традицияләрне үстерә, мирасны саклый, мәгариф белән шөгыльләнә, мохтаҗларга ярдәм итә һәм яхшы эшләр башкара, тормышны яхшыга үзгәртә. Премияне оештыручы - "Бергә яшәргә" хәйрия фонды.
21 февраль Халыкара туган тел көнендә Татарстан Милли музее һәм филиаллары китап, әдәби кичәләр, тәкъдир итү һәм төрле телләрдә шигырьләр уку чараларын үткәрәчәкләр.
22 февральдә 18:30 сәгатьтә «Мир» Казан кинотеатрында (Достоевский урамы, 30) Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан халыклары кинофестивален ачу тантанасы була.
22 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында XLI Халыкара Шаляпин фестивале эгидасы астында «Шаляпинга баш ию» камера вокаль музыкасы концерты узачак.
25 февральдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында ай календаре буенча «Шагаа-Сагаалган-Цаган сар 2023» бәйрәме билгеләп үтелә. Оештыручылар - Казан шәһәренең җирле милли-мәдәни автономияләре бурят һәм тувинлылар.
25 февральдә Казанда славян мәдәниятенең «Зур коймак - 2023» республика бәйрәме узачак.