Октябрьнең 24 еннән 27 есенә кадәр Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә Үзәк Азия илләре театрлары катнаша торган халыкара «Казахстан –Евразиянең йөрәге» фестивале уздырыла. Татарстан Республикасы исеменнән анда Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт татар драма театры катнаша.
Артистлар Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу әсәр сәхнәгә Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге гранты акчасына куелды. Спектакльнең режиссеры –Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев.