Казанда «Өченче Җиһанов укулары» фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда Казахстан делегациясе дә катнаша. 13 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә Көнбатыш-Казахстанның Г. Кормангалиев исемендәге филармониясе Дәүләтгәрәй исемендәге казах халык уен кораллары оркестры һәм солистлары хәйрия концерты бирә. Концерт Нәҗип Җиһановның тууына 105 ел тулуга багышлана.