13 октябрьдә кичке сәгать биштә Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Фотосурәтләрдә Россия тарихы. 1918 – 1940 еллар» күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә ХХ гасыр фотография осталары Александр Родченко, Аркадий Шайхет, Борис Игнатович, Иван Шагин, Владислав Микоша, Михаил Прехнер, Георгий Зельма эшләре куелган. Болар –төрле архивларда, төрле фондларда сакланучы, зур сугыш тарихын сурәтләүче сирәк экспонатлар. Барлыгы күргәзмәдә 93 фотография күрсәтеләчәк. Моннан соң Казанда шушы ук сериядә тагын ике күргәзмә узачак: «Фотосурәтләрдә Россия тарихы.. 1941 – 1945 еллар» (9.11 – 11.12.2016), «Фотосурәтләрдә Россия тарихы. 1946 – 1964 еллар» (20.01 – 20.02.2017).