10 октябрьдә Төрекмәнстанга Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре кысаларында мәдәни чаралар булачак.
Төрекмәнстанның милли мәдәният үзәгендәге Милли китапханә бинасында Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан Республикасы әдәбият һәм сәнгать әһелләренең очрашуы узачак. Шулай ук «Хәзерге Татарстан» дигән фотокүргәзмә ачу да каралган.
Концертта Татарстанның күп кенә танылган җырчылары, иҗат коллективлары, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле катнашачак.