7 октябрьдә кичке җиденче яртыда ДЗКЗда Татарстанның сәнгать осталары «Җан җылыңны бир!» дигән хәйрия концерты куячак. Җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка каты авыручы балаларны дәвалауга һәм үлем хасталы пациентлар өчен хоспис төзүгә тапшырылачак.
Концертта Венера Ганиева, Алина Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фәсыйхов, Рөстәм Асаев, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Марина Самкова, Ольга Федянина,Илгиз Зәкиев, Алсу Барышникова, Мария Семенова, Карина Җиһаншина, Ләйсән Мөхәммәтдинова, «Яңа музыка» оркестры Һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры катнаша.
292-17-17.
Аккредитация: liana2508@inbox.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте