Бүген «Шомбай-fest – 2016» халыкара курчак театрлары фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Джунгель Вена» яшь тамашачылар театры директоры Стефан Рабль катнашында (Вена) «Татарстан Республикасы яшь тамашачылар театрлары үсеше» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге вәкилләре, республика театрлары директорлары, артистлар, режиссерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, язучы-драматурглар, театр тәнкыйтьчеләре һәм белгечләре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында яшь тамашачылар театры үсешенә кагылышлы мәсьәләләр, кыенлыклар, уңышлар турында фикер алышу, җанлы әңгәмә булды.