«Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» республика фәнни-гамәли семинары

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә музей җәмәгатьчелеге хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» республика фәнни-гамәли семинары уздырыла.  Анда дәүләт, муниципаль һәм ведомство  музейлары җитәкчеләре, Татарстан музейлары ассоциациясе әгъзалары катнаша.

Семинар программасында музей эшчәнлегендә әһәмиятле роль тоткан кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Республиканың зур музейлары җитәкчеләре Италиянең Милан шәһәрендә узган ИКОМның  XXIV Генераль конференциясендә Татарстан музей хезмәткәрләре делегациясе катнашуы турында хисап бирәчәк.   

Шулай ук музейларның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак, 2017 елга бурычлар билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International