Кырым Республикасында «Түгәрәк уен»

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьнең 21еннән 24енә кадәр Кырым Республикасында «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Анда Россия Федерациясенең 20 субъектыннан  40 тан артык фольклор ансамбле катнашты.

Феситваль көннәрендә матбугат конференциясе, түгәрәк өстәл, осталык дәресләре уздырылды. Кунаклар өчен Кырымның Бахчасарай районы буйлап экскурсия оештырылды. Беренче көн «Кичке уен» белән тәмамланды. Калган көннәрдә зур концертлар күрсәтелде, «Беренче Бахчасарай җыены» узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International