22 сентябрьдә П.И. Чайковский исемендәге балалар музыка мәктәбендә Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбе фортепиано бүлеге мөдире Мира Алексеевна Марченко осталык дәресләре уздырды. Аны Казанга Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты ректораты балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының квалификациясен күтәрү мәгърифәти программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәресләр бирү өчен чакырган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте