Татарстан Республикасы театрларында 2016-2017 еллар иҗат сезоны ачылуга багышланган брифинг

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  «Татарстан Республикасы театрларында 2016-2017 еллар иҗат сезоны ачылу турында» дигән темага брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һәм Татарстан Республикасы дәүләт театрларының сәнгать җитәкчеләре һәм директорлары катнашты.

Эльвира Рафаиловна  ел саен Татарстан Республикасы дәүләт театры спектакльләрен миллионга якын кеше каравы, аларда 4 мең тирәсе чара уздырылуы турында хәбәр итте.  2015 елда театрларда барлыгы 66 премьера күрсәтелгән.  Бу сезонда да мондый темплар сакланачак, хәтта арттырылачак та.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International