Ренат Әюпов яшьләр өчен иң яхшы спектакль режиссеры буларак танылды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Ренат Әюпов Чувашиядә узган “Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә “Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)” номинациясендә җиңү яулады.

Спектакльнең нигезенә Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”әсәре салынган. Спектакльне Ренат Әюпов Фәнәвил Галиев пьесасы буенча 2004 елда куйган була, 2013 елның март аенда спектакльнең яңа варианты чыга. Чабаксар тамашачысына шушы яңартылган спектакль тәкъдим ителә дә инде. Спектакльнең рәссамы — Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Сергей Скоморохов; композитор — Юрий Чаплин, биюләр куючы — Рөстәм Фәткуллин.

“Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивале беренче мәртәбә генә уздырылган. Анда Чувашия, Татарстан, Марий Эл, Ульян өлкәсе ТЮЗлары һәм Мордовия милли драма театры катнаша. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән спектакльләргә танылган театр белгечләре Ирина Мягкова (Мәскәү) һәм Динә Дәүләтшиналар (Уфа) да бәя бирә.

Кариевлылар алып килгән спектакльне фестиваль тамашачысы бер сулышта карады. Жюри рәисе, сәнгать белгече Ирина Мягкова спектакль эпизодларын җентекләп “сүтеп” куелышка югары бәясен бирде. Закир исемле малайның Алмачуарына булган мәхәббәтен һәм аның сабантуйда атын җиңдерү хыялларын артистлар шулкадәр ышандырып уйнадылар – залда балалар арасында малай белән атны кызганып елый-елый караучылар да бар иде.

Нәтиҗәдә, Балалар жюрие бу әсәрне фестивальнең иң яхшы әсәре дип тә билгели һәм «Тамашачы мәхәббәте призын» тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International