Камал театрында 111нче сезон ачылу уңаеннан бәйрәмгә чакыра

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 7 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111нче сезон ачылу уңаеннан зур бәйрәм көтелә. Театр каршындагы мәйданда үтәчәк әлеге чараның программасында: Камал театры дуслары башкаруында җырлы, биюле номерлар, “Камал театрын колачла!” дип аталган флешмоб, популяр спектакльләрдән өзекләр, яраткан артистларыгыз белән фотосессия, театр бинасы буйлап экскурсия һәм шулай ук истәлекле бүләкләр белән конкурслар көтелә. Бәйрәм Камал театрының 110 еллык юбилей чаралары кысаларында үтә.

Бәйрәм 16.00 сәгатьтә “Камал театрын колачла” флешмобы белән башланып китә. Әлеге акция Камал театры тарихында беренче мәртәбә үткәрелә. Флешмоб вакытында татар театрын яратучылар, кулга-кул тотынышып, Камал театры бинасын урап алачак.

Алга таба бәйрәм «Кечтүкле уен» (И.Зәйниев), «Гөргөри кияүләре», «Диляфрүз-Remake», «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин), «Галиябану» (М.Фәйзи) һ.б. тамашачыларыбыз мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итәчәк.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Камал театрының дуслары чыгыш ясый: «Зө-Ләй-Лә», «Болгар кызлары», «Иттифак» төркемнәре,Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Закиров, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Айдар Габдинов, шулай ук Дилә Нигмәтуллина, Илүсә Хуҗина, Илшат Вәлиев һәм башкалар. Кичәдә шулай ук танылган шагыйрьләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, Йолдыз Миңнуллина һәм Рүзәл Мөхәммәтшин дә катнаша.

Бу көнне теләгән һәркем яраткан артистлары белән фотога да төшә алачак: театр каршындагы мәйданда артистлар үзләре уйнаган спектакльләрдәге геройлар образында яраткан тамашачыларына истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук бәйрәм барышында Камал театры тарихы һәм репертуары буенча төзелгән сораулардан викторина оештырыла. Җиңүчеләрне спектакльләргә чакыру билетлары, китаплар һәм истәлекле бүләкләр көтә.  

Камал театры Татарстан шәһәрләре тормышына багышланган «Инде» inde.io интернет-журналы белән берлектә тамашачылар өчен тагын бер бүләк әзерләде.  Бәйрәм кичендә театрның тамашачы өчен яшерен булган сәхнә арты  тормышын чагылдырган эксклюзив экскурсия үткәреләчәк. Теләге булган һәркем театрны яңа яктан күрә алачак: реквизит һәм декорацияләр ясалу нечкәлекләре, костюмнар һәм тегү цехына сәяхәт, театр бинасы төзелешенең архитектура серләре, театр хезмәткәрләре буфеты һәм гримеркалар... Экскурсиягә килергә теләүчеләр inde.io сайтында теркәлү узарга тиеш.

Бәйрәм чарасына килүчеләрне тагын бер бүләк көтә: 7 октябрь көнне 15:00 сәгатьтән көн азагына кадәр кассага флаер белән килүче тамашачыларга Камал театрының октябрь ае спектакльләрнә билетлар 10% ташлама белән сатыла. Флаерларны бүген үк Камал театры кассасына кереп алырга мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт.

Бәйрәм программасы К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән тәмамлана. Традиция буенча, Камал театрының һәр сезоны әлеге легендар спектакль белән ачыла һәм ябыла.

Сезон ачылуга багышланган бәйрәм Театр каршындагы мәйданда үтә. Керү ирекле. Белешмә өчен: (843) 293-03-74.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International