«Бала хокук даирәсендә» өченче мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

«Бала хокук даирәсендә» өченче мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы ел саен сентябрьнең 10сыннан 20 сенә кадәр БМОның балалар хокуклары турындагы конвенциясен популярлаштыру, балаларга һәм яшьләргә хокукый мәгълүмат бирү, аларның социаль-хокукый активлыгын үстерү максатларында уздырыла.

Конкурста катнашу өчен эшләр 31 октябрьгә кадәр теләсә нинди чыганакка яздырылган видеороликны Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына җибәрергә кирәк. 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61 адресына яисә e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru. электрон адресына җибәрергә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International