Сентябрьнең 27се һәм 28е Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры ике концерт бирә. «Бәйрәмегез белән, Оста!» дип аталган тантаналы кичә оркестрның җитәкчесе, баш дирижеры,
Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты, профессор Анатолий Иванович Шутиковның 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Оркестр белән бергәләп Россиянең төрле шәһәрләреннән иҗат әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
89053126758; pr@tatfil.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте