Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты, Кыллы уен кораллары укытучылары Европа ассоциациясенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе (ESTA-Tatarstan), Казан шәһәре Мәдәният идарәсе һәм «Залесный» мәдәният үзәге Барокко чоры музыкасын иң яхшы башкаручыны ачыклау өчен NOBILIS-2016 ачык республика конкурсы игълан итте.
Анда балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнары музыка укытучылары һәм башкаручылар катнаша ала.
Номинацияләр:
- «Кыллы-смычоклы уен кораллары (соло)»
- «Чиертеп уйнала торган кыллы уен кораллары - (лютня, мандолина, арфа, гитара - соло)»
- «Тынлы уен кораллары (соло)»
- «Фортепиано/клавесин (соло)»
- «Вокал академик (соло)»
«Ансамбль» номинациясендә әлеге уен коралларыннан торган коллективлар чыгыш ясый ала.
Конкурс быелның 4 декабрендә уздырыла, гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте