26 сентябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Шомбай-fest» икенче халыкара курчак театры фестивален ачу тантанасы була.
Программада:
9:00 Фестивальдә катнашучылар Петербург урамы буйлап узачак.
10:00 Фестиваль кунакларын театр каршындагы мәйданда сәламләү. Фестиваль әләмен күтәрү.
11:00 Фестивальне ачу тантанасы. Зур зал.
12:00 "Дикие лебеди", күләгәләр спектакле. Самара курчак театры. 5+
Кече зал.
17:00 "Дюймовочка", әкият. Чаллы дәүләт курчак театры. 6+ Кече зал.
18:00 "Ханума", комедия-водевиль. "Әкият" татар дәүләт курчак театры, Казан.16+ Зур зал.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте