Казанда 5 октябрьдә «Композитор 2.0» яшь композиторларның бөтенроссия фестивале кысаларында концерт булачак. Фестивальне Россия композиторлар берлеге оештыра. Концертлар РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Фестиваль кысаларында дүрт концерт оештыру каралаган. Алар Ярославльдә (22 сентябрь), Казанда (5 октябрь), Краснодарда (9 ноябрь), Мәскәүдә (23 ноябрьдә) була. Һәр шәһәрдә Татарстанның яшь композиторлары әсәрләре яңгыраячак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте