Кичә, К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көнендә, тинчуринлылар поляк язучысы Славомир Мрожек әсәре буенча куелган “Шашкан бабай” абсурд комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры, сценография авторы — Рәшит Заһидуллин. Комедия фестивальдән тыш күрсәтелде. Узган сезон премьерасын тамашачы шактый җылы кабул итте. Фестиваль традициясе буенча, спектакльдән соң күренекле театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышу уздырылды. Очрашуда РФ Театр әһелләре берлегенең драматик һәм милли театрлар кабинетлары мөдире, Россиянең Театр режиссерлары гильдиясе җаваплы сәркатибе Марина Корчак, театр тәнкыйтьчесе, “Страстной бульвар” театр журналы мөхәррире Елена Глебова, Мәскәү сатира академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Нина Карпова, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Ильтани Илялова катнашты. Алар иҗат коллективының бу хезмәтенә шактый югары бәя бирде. Белгечләр фикеренчә, поляк язучысы һәм драматургы Славомир Морожекның әлеге пьесасы режиссер Рәшит Заһидуллин тарафыннан тагы да баетылган, тулыландырылган. Тәнкыйтьчеләр спектакльдә катнашучы артистларның уеннарына карата да үз фикерләрен белдерде, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте.
Шул ук көнне кичен Тинчурин театры сәхнәсендә М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры “Ул бит кичә иде” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалива әсәре буенча куелган әлеге лирик комедияне тамашачы бик җылы кабул итте.
Матур гадәт буенча, спектакльдән соң театр коллективына диплом һәм фестивальнең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» тапшырылды.