«Башкортостан Республикасының хәзерге заман сәнгате» күчмә күргәзмәсе

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

24 июньдә 16.00дә «Хәзинә» галереясендә «Башкортостан Республикасының  хәзерге заман сәнгате» күчмә күргәзмәсе ачыла.

Экспозициядә танылган осталар белән беррәттән, яшь авторларның да төрле жанрда язылган ике йөзгә якын эше куелган.  Гомумән алганда, күргәзмәдә хәзерге башкорт рәссамнарының рухи һәм иҗади эзләнүләре чагыла.

Күргәзмә 24 июльгә кадәр эшли.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International