Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. 25 гыйнвар көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы вафат булды.
Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә килә.
Н.Ш. Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” - Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә” - Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкарды.
Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзиевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.
Н.Ш. Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
Н.Ш. Шәйхетдинов башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ачык чагылыш таба. Ул гаять зәвыклы, образларны нечкә тоемлау сәләтенә ия булган зур иҗатчы иде.
Тинчурин театры колллективы Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улының туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 26 гыйнвар 10.00 сәгатьтә, Тинчурин театрында узачак.