7 октябрьдән башлап «Мир» кинотеатрында «shnit» кыска метражлы фильмнар фестивале ачыла. Бу уникаль мобиль фестивальнең 12 еллык тарихы бар. Ул бер үк вакытта биш континентта уза, эре шәһәрләрне һәм 30 меңлек тамашачылар аудиториясен берләштерә.
Фестивальне ачу тантанасында Казанның "4 СЕZОНА" рок-төркеме чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте