6 октябрьдә кичке сәгать дүрттә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Әдәбият елына багышланган «Җайдак» өченче Казан халыкара басма графика күргәзмәсе ачыла.
Ике елга бер тапкыр уздырыла торган мондый күргәзмә Казанда беренче тапкыр 2011 елда оештырылды.
Быел аның шигаре: «Рәссам – Китап – Текст». Шул рәвешчә, оештыручылар басма графиканың әдәби текст белән бәйләнешен һәм автор текстын рәсем аша аңлатып бирүнең зур әһәмиятен ассызыклыйлар. Күргәзмәдә катнашучыларга тема, стилистика ягыннан бернинди чикләүләр куелмаган. Бары һөнәри осталык, иҗади хөрлек, рәсем «теле»нең оригинальлеге генә әһәмиятле, дип таныла.
Быел катнашучыларның да, алар вәкил булып килгән илләрнең саны да шактый арткан. Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте