Әлмәт театры яңа 71 нче сезонында тамашачыга 7 премьера тәкъдим итә. Алар арасында классик әсәрләр белән бергә, хәзерге заман драматурглары, шулай ук чит ил авторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләр бар. Декабрь аенда нәниләрне Чыршы бәйрәмнәре көтә.
Апрельдә артистлар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган «Шүрәле» спектаклен күрсәтәчәк.
Театрда шулай ук “Безнең пәрәвез” проекты, “Хәтер мизгеле” искә алу кичәләре циклы башлап җибәрелде. Быелдан Әлмәт театры билетларны электрон сату системасына кушылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте