Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 50 нче сезонын ача

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы  Дәүләт симфоник оркестры 50 нче сезонын ача.  

Сезон Брукнерның тугызынчы симфониясен башкару белән ачыла. Бу симфония Казанда беренче тапкыр башкарыла. Концертта шулай ук Сибелиусның скрипка өчен язылган әсәре Леонидас Кавакос башкаруында яңгыраячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International