Кариев театры Чуваш республикасында гастрольләрдә

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Сентябрьнең 14 – 18енә кадәр Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Чуваш республикасына гастрольләргә китә. Кариевлылар Батыр һәм Комсомол районнарында балалар өчен Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” спектаклен тәкъдим итә.

Яшь тамашачы театры үз гастрольләрен 14 сентябрьдә  Татарстанның Кайбыч районыннан башлый. Чуваш республикасыннан кайтканда әлеге спектакльне Чүпрәле районы тамашачылары да күрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International