11 сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә XI Казан халыкара мөселман кинофестивален йомгаклау тантанасы узды.
«Татар әдәбиятын экранлаштыруга өлеш керткән өчен» дигән махсус бүләк белән «Ак чәчәкләр» фильмы режиссеры Ренат Әюпов һәм «ТНВ» ААҖ генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова бүләкләнде.
Казан мэрының махсус бүләгенә «Мәхәббәт. Композитор София Гобәйдулина Казанда» фильмы өчен режиссер Степан Белов һәм продюсер Ләйлә Гарифуллина лаек булды.