9 сентябрьдә көндезге сәгать икедә Казанның башкарма комитеты Мәдәният идарәсе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Мультимәдәни дөньяда музейлар миссиясе» халыкара музей форумы кысаларында «Әдәби ишегалды» уздыра. Анда Михаил Шолоховның оныгы Александр Шолохов, А.С.Пушкинның Бөтенроссия музее директоры Сергей Некрасов, АДИТ коммерциячел булмаган партнерлыгы президенты Наталия Толстая катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте