Бердәм тавыш бирү көненә багышланган «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән гаилә бәйрәме 13 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында узачак. Анда Татарстан Республикасы Президентын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауда тавыш биргән һәм «Мин тавыш бирдем» дигән беләзек алган һәркем катнаша ала.
Иртәнге сәгать унда башланачак бәйрәмнең программасы бай: актер Дмитрий Харатьян катнашуында «Әдәби ишегалды», ретро-автомобильләр күргәзмәсе, 80 нче еллар стилендәге мәйданчык, яшьләр өчен лофт-зона, спортның экстремаль төрләре паркы, ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык, автограф-сессия һәм воркаут-фестиваль, күренекле артистлар чыгышлары һ.б.
79297201347