Бүген, 7 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Эх, алмагачлары!» спектакле белән үзенең 82 нче сезонын ача. Шул уңайдан театрда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат конференциясе үтте. Анда театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, директоры Фәнис Мөсәгыйтов, әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов, режиссер Резедә Гарипова катнашты.
Матбугат конференциясендә сүз башлыча премьералар, гастрольләр, труппага килгән яңа артистлар турында барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте