Владимир Толстой, Айрат Сибагатуллин һәм Михаил Брызгалов Казанда Халыкара музей форумы ачачаклар

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне халыкара музей форумы ачылу уңаеннан «Күпмәдәниятле дөньяда музейлар эшчәнлеге» дигән матбугат конференциясенә чакырабыз.  Ул 8 сентябрьдә 13.30 да «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында була (1 кат, «Достоевский» залы).

Катнашалар:

1. Сибагатуллин Айрат Миннемулла улы – Татарстан Республикасы мәдәният министры;

2.  Брызгалов Михаил Аркадьевич – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас департаменты башлыгы;

3. Толстой Владимир Ильич – Россия Федерациясе  Президентының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе, Халыкара музейлар советының Россия комитеты (Россия ИКОМ) президенты;

4. Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы – Татарстан Республикасы Милли музее директоры;

5. Михаэль Хенкер – Халыкара музейлар советының Германия комитеты (Германия ИКОМ) президенты;

6. Масато Накамура – Panasonic Россия вице-президенты.

Аккредитацияне 292-32-18 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International