«Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программасын үтәү максатларында Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы "Халыклар күп, ил берәү генә! Миллилек – дөнья бизәге!" дигән төбәкара социаль реклама конкурсы уздыра.
Конкурс яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеге идеяләрен үстерү һәм популярлаштыруга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең каршылыксызлыгына ирешүгә юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте