5 сентябрьдә Казанда XI халыкара мөселман кинофестивале ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Баштан ук Татарстан кинематографын үстерү максатларында гамәлгә куелган кинофестиваль үз бурычын уңышлы үти. XI Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар шундый фикергә килделәр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган брифингта мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, жюри рәисе, Россиянең халык артисты, «Оскар» иясе Владимир Меньшов һәм кинофорумның шәрәфле кунаклары  — поляк режиссеры Кшиштоф Занусси, актерлар, Россия Федерациясенең халык артистлары  Александр Михайлов һәм Борис Клюев катнашты.

«Фестивальдә Татарстаннан бер генә фильм да тәкъдим ителмәгән вакытлар хәтердә әле. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр күренә башлады: башта Татарстанда төшерелгән дүрт, аннары алты фильм кинофорумда катнашты. Быел конкурс программасының һәр номинациясенә берәр фильм, җәмгысы  7 тасма кертелде», — диде Гузәл Нигъмәтуллина.

Быел Татарстаннан фестивальдә катнашу өчен  барлыгы 33 гариза бирелгән иде.

«Оскар» иясе  Владимир Меньшов фильмнарны карауга күптән түгел генә керешүен, шуңа да конкурс программасы турында әле нинди дә булса бер ачык фикер әйтергә кыенсынуын белдерде. Фестивальнең оештырылу дәрәҗәсен мәшһүр режиссер югары бәяләде, Казанны мактап берничә сүз әйтте.  «Казан матурайган, Европа шәһәрләрендәге кебек чиста монда. Тик ни кызганыч, аңа кунакханә тәрәзәсеннән карап кына сокланырга туры килер, ахрысы. Эшлисе эшләр биһисап, һәм жюри рәисе буларак, безнең команда фестивальнең шөһрәтле исемен раслар дигән өметтә калам. Ә бәлки ачыш дип бәяләнердәй яңа фильмнар күрергә дә насыйп булыр әле», — диде Владимир Меньшов.

Фестивальдә шәрәфле кунак буларак катнашучы Кшиштоф Занусси әле кичә генә  Якутиядә, бүген Варшавада булуы, шуннан Казанга килеү турында әйтте. «Минем яшьтә мондый сәяхлекне табиблар бер дә хупламый, ләкин Казандагы мөселман кинофестивалендә булмыйча кала алмыйм. Мине Татарстан, мөселман киносы бик кызыксындыра. Сәнгатьтә рухи дөньяны,  тормышны тирәнтенрәк аңлау, серлелек  чагылышына күңелем күбрәк ята», — диде режиссер.

Борис Клюев Казан кинофестивален, аның үсүен күптәннән күз уңында тотуы турында әйтте. «Акча һәм оештыру ягыннан фестиваль уздыруның нинди мәшәкатьле булуын һәрберебез яхшы белә. Казан фестивале яши һәм,  күрүебезчә, алга таба да яшәячәк.  Мәдәнияткә чикләр юк, дөньяда барган хәлләргә сизгер һәм илтифатлы  булырга кирәк. Кешенең нинди дин тотуы мөһим түгел, мәхәббәт, тугрылык, гаделлек кебек  бөтен кешелек дөньясында кыйммәт йөргән сыйфатлар мөһим.  Диннәрнең кайсысында да алар бер үк.  Мөмкин кадәр күбрәк фильмнар карарга тырышачакмын», – дип өстәде актер.

Гүзәл Нигъмәтуллина матбугат конференциясен йомгаклау чыгышында кинофестиваль республикабызда иң көтеп алына торган мәдәни вакыйгага әйләнүен, бөтен дөнья һөнәри кино җәмәгатьчелегенең аның белән кызыксынуы торган саен арта баруын әйте китте. «Казан аша  Россиягә  Азия һәм Африка илләрендә төшерелгән фильмнар юл ярды. Фестивальдә  Бахрейн, Ливия, Иран, Ирак, Кувейт, Япония, Мексика һәм Гарәп Әмирлекләре  кино төшерүчеләре эшләрен карау мөмкинлегенә ия булдык. Фестивальнең «Мәдәниятләр аралашуы аша – аралашу сәнгатенә» дигән тирән мәгънәле шигаре көннән-көн күбрәк кешене үз тирәсенә туплый», – диде Гүзәл Нигъмәтуллина.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International