5 сентябрьдә XI Казан халыкара мөселман кинофестивале ачыла. Камал театрында узачак тантанада фестивальдә катнашучылар, жюри әгъзалары һәм дөньяның 25 иленнән мәртәбәле кунаклар җыелачак.
Татарстан башкаласына күренекле артистлар Кирилл Плетнев, Борис Клюев, Александр Михайлов һәм башкалар киләчәк. Кызыл келәмнән киносценарийлар иҗат итүче Әделша Агишев, артист Рөстәм Сәгъдуллаев, жюри әгъзалары кинорежиссер Ильяр Ишмөхәммәдов, Мирза Мартинсоне узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте