8-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музей форумы уздырыла.
Форумга Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә күпләр килергә теләк белдергән. 8 сентябрьдә КСКК «Корстон-Казан»да узачак пленар утырышта хәзерге музейларның үсеше өчен аеруча әһәмиятле һәм актуаль булган проблемалар куелачак. Төп докладларны укучылар арасында халыкара музей җәмәгатьчелегендә танылган шәхесләр - Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам).
Төбәкләрнең икътисады үсешендә музейлар уйнаган рольне тагын да арттыру, аларның үсешенә булышлык күрсәтү, эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңача караш булдыру кебек аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә зур игътибар биреләчәк.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне 8 сентябрьдә 13.30 КСКК «Корстон»га (Державин залы) Халыкара музей форумы ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз.
(843) 292-32-18; 89655968878
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте