16 – 18 сентябрьдә Казанда Реставраторларның икенче халыкара съезды уза

2015 елның 4 сентябре, җомга

16 – 18 сентябрьдә Казанда Korston Club Hotel Реставраторларның икенче халыкара съездын кабул итә. Әлеге киң колачлы форумның төп темасы – тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм реставрацияләү өлкәсендә илебездә һәм чит илләрдә тупланган тәҗрибә белән уртаклашу.

Бүгенге көндә Россия – күпгасырлык бай тарихы булган борынгы илләрнең берсе. Россия Федерациясе территориясендә аеруча кыйммәткә ия булган 140 меңгә якын объект бар. Шуларның 25 меңе – федераль әһәмияттәге тарих һәм мәдәният һәйкәлләре. 26 объект Юнесконың Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, әле тагын шушы исемлеккә кертелергә лаеклы 24 объект бар.

Илнең бай мәдәни мирасын саклап калу бүген өстенлекле бурыч булып тора. Реставраторлар съезды шушы юнәлештә зур эш башкарырга тиеш. 

Съездның рәсми сайты: http://rcongress.ru

Программасы: http://rcongress.ru/ru/program/ 

Съездның максатлары һәм бурычлары: http://rcongress.ru/ru/about/

Хөрмәтле журналистлар!

Аккредитация узу өчен электрон адрес: (dolgova.d.v@gmail.com),  тел. +7 (987) 294-54-11

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International